Александр Малькевич: «Херсон өлкәсендә булсам да, Юлламаны карадым»

Александр Малькевич, журналист, сәясәт белгече, Россия иҗтимагый палатасы вәкиле:

– Херсон өлкәсендә булсам да, юлламаны карадым. Эчтәлекле, актуаль булуына таң калдым. Хәзерге бурычлар моннан берничә ел элек булганнардан да җитдирәк.

Хәзер хакимият һәм халык арасында ачык мөнәсәбәт булуы мөһим. Бик көчле мәгълүмати һөҗүм чорында бу бик тә актуаль. Рәсми идеология булуы мөһим. Республикада моның белән барысы да тәртип, хәтта алданрак та барасыз. Сез ил күләмендә үрнәк бирәсез. Татарстандагы тотрыклылык, тынычлык таң калдырырлык. Ә бит барысы да шушы төшенчәләргә һөҗүм итә. Татарстанда аларга сакчыл караш.
Җитәкчелеккә халыкның ышанычы булырга тиеш. Ул яхшысын да, бик үк яхшы булмаганын да сөйләсен. Шуңа да төгәл мәгълүмати сәясәт булырга тиеш тә. Республика башлыгы исә моның әһәмиятен әйтте.
Рөстәм Нургали улының медиа өлкәсенә куйган бурычлары ничек үтәләчәген күзәтәсе калды. Башка төбәкләр дә үрнәк алудан баш тартмасын иде.


Фикер өстәү