Россиядә армиядә хезмәт итү вакытын ике ел итәргә мөмкиннәр

Сенатор Владимир Джабаров сүзләренчә, хезмәт итү вакытын арттыру армия санын ике мәртәбә ишәйтергә ярдәм итәчәк.

Россиядә ике еллык армия хезмәтен кире кайтарырга мөмкиннәр. Федерация Советының милләтара эшләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Джабаровның шундый тәкъдим белән чыккан, дип яза «Парламентская газета».

Ул элек хезмәт итүнең ничек булганлыгын искә төшереп үткән.

— Беренче елның яртысы укуда үтте. Икенче ел хезмәт итүче — бу инде әзер сугышчы иде», — дигән Джабаров.

Сенатор билгеләп үткәнчә, ике еллык хезмәт армия санын ике тапкыр арттырырга ярдәм итә. Әгәр дә бу практика бетерелмәгән булса, бәлки өлешчә мобилизациянең кирәге дә булмас иде, дигән ул.


Фикер өстәү