Кичә иртәнге алтынчы яртыда Чаллының 30нчы комплексының бер паркында патруль-пост экипажы агачта мәет тапкан. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Тикшерү барышында үлгән кешенең шәхесе ачыкланган — ул яңа шәһәрдә яшәүче 83 яшьлек ир була.
Фаҗигагә нәрсә сәбәп булганы әлегә билгеле түгел.