«КАМАЗ-мастер» командасыннан Дмитрий Сотников экипажы “Дакар”да җиңү яулады

Чаллының «КАМАЗ-мастер» командасыннан Дмитрий Сотников экипажы “Дакар” раллиендә җиңү яулады. Ул узган елгы ярышта да беренче булган иде.

Ахыргы этапның 164 чакрымлык махсус участогын Дмитрий Сотников экипажы 1 сәгать 42 минут һәм 41 секунд эчендә узды. Финишка икенче булып чех автоспортчысы Мартин Мацик экипажы килде. «КАМАЗ-мастер»ның Эдуард Николаев җитәкчелегендәге экипажы өченче булды. Сүз уңаеннан, быелгы раллидә Чаллы спортчылары барлык 12 этапта да беренче булдылар.


Фикер өстәү