Лифт өзелеп төшеп ике ирнең гомере өзелгән

Мәскәүдә «Президент-отель» дә лифт өзелеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булучыларның Әрмәнстан гражданнары булуы ачыкланган. Бу хакта хокук саклау органнары матбугат хезмәте хәбәр итә.

— Лифт өзелеп төшүдән һәлак булган ике ир — ат та Әрмәнстан гражданнары, — диелгән хәбәрдә.

Пәнҗешәмбе көнне «Президент-отель» дә лифт өзелеп төшеп ике кеше һәлак булган. Ир-атлар кунакханә персоналы өчен билгеләнгән лифтны ремонтлау белән шөгыльләнгән булганнар. Фаҗиганең сәбәбе –куркынычсызлык техникасын бозу. Башкала прокуратурасы тикшерү белән шөгыльләнә, ә Мәскәү буенча Россия Тикшерү комитетының Баш Тикшерү идарәсе җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү