“Ватаным Татарстан” мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм җибәрде

“Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәрләре республикадан мобилизацияләнүче егетләргә ярдәм итү фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерде.

Акча ”Ярдәм янәшә” фондына юллана. Аны якын араларда махсус хәрби операциягә кушылачак егетләрне хәрби хезмәт узганда тәэмин итү, беренче чиратта кирәкле әйберләр сатып алуга тоту карала. Газета редакциясе аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын тели.


Фикер өстәү