Тәрәз төбем саен… микрояшеллек: аны үстерүче яшьләр киңәш бирә

Бакчачылык белән гадәттә олы яшьтәгеләр шөгыльләнә, дисәк ялгышмабыз. Әйтик, әти-әниләр, әби-бабайлар һәм, әлбәттә, үз йорт-җире булган кешеләр. Гадәттә дисәк тә, ул бары тик олыларга гына кызыклы шөгыль дигән сүз түгел. Әйтик, яшьләр дә үз өйләрендә, фатирларда, хәтта тулай торакларда микрояшеллек үстерә икән.

Микрояшеллек турында ишеткәнегез бармы? Сәламәт яшәү рәвешен сөючеләр әлеге сүзне яхшы белә инде. Күп төрле блогерлар аңа аеруча игътибар итә, вегетарианнар туклана, кафе-рестораннар да үз рецептларына кертә.

Белмәүчеләр өчен искәртеп китик. Микрояшеллек йә «microgreen» – инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «micro» – «бәләкәй», ә «green» – «яшел» дигәнне аңлата. Гадәти аңлауда ул – үсемлекләрнең кечкенә үсентеләре. Бу – тәмләткеч, яшелчә һәм кыяклы культуралар булырга мөмкин. Беренче тапкыр микрояшеллекне космонавтлар туклануы өчен кулланганнар дип санала. Ул 1980 нче еллар башында Сан-Францискода популярлаша һәм бөтен Европага тарала. Баштарак микрояшеллек рәвешендә кешеләр руккола, рәйхан, чөгендер, кориандр һәм кәбестә үстергән. Ә инде бүген аның дистәләгән төре бар.

Казан федераль университетының телевидение юнәлеше буенча 1 нче курста белем алучы студент Елизавета Русина микрояшеллек белән 1,5 ел дәвамында шөгыльләнә. Ул борчак, көнбагыш, редис һәм кәбестә кебек файдалы культуралар үстереп караган. «Бу миңа бик тә кызыклы, чөнки ашлама һәм химик матдәләрсез генә үзем үстергән файдалы яшелчәләрне ашап карыйсы килде», – дип аңлата ул мавыгуын.

Файдасы дигәннән, микрояшеллек гади яшелчәләрдән икеләтә-өчләтә файдалырак: үзе аз калорияле, витаминнарга, антиоксидантларга һәм магний, бакыр, калий, цинк, тимер кебек микроэлементларга бай. Өстәвенә, үсемлекләрнең кечкенә үсентеләрен ашау иммун системага һәм ашкайнату системасына уңай тәэсир итә һәм холестерин дәрәҗәсен дә төшерә. Микрояшеллекне даими рәвештә куллану организмны токсиннардан арындыра һәм күзәнәкләрнең актив яңаруына ярдәм итә.

Елизавета Русина әйтүенчә, бәя ягыннан да яшелчә сатып алуга караганда отышлырак. «Бер төргәк якынча 150 сум тора. Анда 15 кечкенә джут келәме бар. Орлыкны 20–30 сумнан сатып алырга була, ә контейнерлар гадәттә өйдә дә бар», – дип аңлата ул. Димәк, микрояшеллек уңышы алу өчен якынча 15–20 сум акча тотыла.

Ә инде үсемлекнең кечкенә үсентеләрен үстерү өчен бер келәм һәм берничә орлык та җитә, аңа су сибәргә генә кирәк. Якынча бер атнадан соң аны кисеп ашарга була, ә инде яңа уңыш алу өчен, яңадан бер джут келәм һәм орлыклар белән шушы процессны кабатларга туры киләчәк. Шунысын да әйтергә кирәк: микрояшеллек кояшта үсә, шуңа кайберләре аның өчен ультрашәмәхә лампа да алып куя.

Тик бу шөгыльнең тискәре яклары да бар икән. Әйтик, барысын да төгәл эшләсәң дә, орлыклар тишелмәскә мөмкин яки үсентеләр кирәкле озынлыкка кадәр үсеп җитмәгән очраклар да була.

КФУның 2 нче курс студенты Дмитрий Адеркин микрояшеллек үстерүнең тискәре якларына игътибар юнәлтте.

Быел ул микрояшеллекнең уңай яклары турында ишетеп, беренче тапкыр аны үстерергә уйлый, әмма ул теләгәнчә килеп чыкмый. «6–7 көн дәвамында руккола кечкенә булып үсте, ул миңа бик аз булып тоелды: бер салатка салдың да, шуның белән бетте. Тик хәзер башкасын алып карыйсы килә, әйтик, Вьетнам соя үсентеләрен», – дип әйтте ул.
Димәк, микрояшеллекне үстерү бер яктан гади һәм кызыклы булып күренсә дә, аның турында барыбер күбрәк укып, төрле культураларны үстереп карарга һәм аңа ияләшергә кирәк.

Диана КАРПОВА


Фикер өстәү