Фәрит Мөхәммәтшин халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итте

Кемгәдер – бушлай машина кую урыны, кемгәдер – сәламәтләндерү чарасы кирәк, кемдер тизрәк үзенең ишегалдын ямьләндерергә тели. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин халыкны кабул итте. Чара партия рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый бүлегендә узды.

Казаннан пенсионер Владимир Сиденко Фәрит Мөхәммәтшинга инвалидлар өчен машина кую кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карауны сорады. Аның әйтүенчә, шәһәрнең түләүле парковкаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай урыннар бик аз каралган. Аның икенче спорт чаралары белән бәйле. Владимир Сиденко Волейбол федерациясе президентыннан, әлеге спорт төре ветераннары исеменнән, матчларны күзәтү өчен урыннар булдыруны сорады.

Марина Копейкина (III группа инвалид) шәхси тернәкләндерү программасында күрсәтелгән корсет юнәтә алмый икән. Аның әйтүенчә, быел инвалидларны корсетлар белән тәэмин итү буенча тендерны Владимир өлкәсе компаниясе откан. Әмма алар бу эшне җиренә җиткереп башкара алмый.

Азнакайда яшәүче Алинә Варламованы үзе яшәгән йорт ишегалдын төзекләндерүне сорый. Бу мәсьәлә узган елда Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан җыелган наказлар исемлегендә урын алган. Фәрит Мөхәммәтшин, Азнакай районы башкарма комитеты белән элемтәгә кереп, эшнең ни хәлдә булуын белеште. Гагарин урамындагы 25нче йорт ишегалды “Безнең ишегалды” республика программасына кертелгән, анда балалар һәм спорт мәйданчыкларын булдыру күздә тотылган, машина кую өчен яңа урыннар оештырылачак, башка эшләр башкарылачак.

Фәрит Мөхәммәтшин барлык мөрәҗәгатьләрне партиянең республика штабы контроленә алды.


Фикер өстәү