Күп катлы торак йортта газ шартлаган

Бер кеше җәрәхәтләнгән, аның тәненең якынча 90%ы янган.

Ижауда Воровский урамындагы күп фатирлы йортта газ шартлаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын турында иртәнге сәгать 6да мәгълүмат килеп ирешкән.

Ижевск башлыгы Олег Бекмеметьев хәбәр итүенчә, рамнар, тәрәзәләр, подъезд ишекләре ватылган.

Бер кеше җәрәхәтләнгән, ул бик авыр хәлдә — тәннең якынча 90%ы янган. Барлыгы 25 кеше эвакуацияләнгән, аларның сигезе балалар.


Фикер өстәү