Татарстанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый

Шалтыратулар 27 октябрьдә 13.00дән 15.00гә кадәр кабул ителәчәк.

Татарстанда мобилизацияләнгән гаиләләргә социаль ярдәм мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. 27 октябрьдә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр +7(843)238-10-00 номерына шалтыратып, борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин .

Казанлыларның сорауларына Татарстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук республика Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары җавап бирәчәк.

Шулай ук бу атнада Татарстан Хөкүмәте мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларын раслады. Алар арасында шифаханәләргә юлламаларны беренче чиратта алу, өйдә түләүсез социаль хезмәтләр күрсәтү, мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык ашау һәм җәмәгать транспортында йөрү дә бар.


Фикер өстәү