Владимир Путин: «Алда Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң иң куркыныч һәм мөһим унъеллык көтә»

Кешелек дөньясын алда Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң иң куркыныч, фаразлап булмаслык һәм мөһим унъеллык көтә. Көнбатыш бөтен дөнья белән идарә итәргә тырыша, ләкин башка илләрнең күбесе моның белән килешергә теләми. «Валдай» дискуссия форумында Россия Президенты Владимир Путин шундый фикер җиткерде.

«Көнбатыш кешелек җәмгыяте белән берүзе идарә итә алмый, ләкин моны эшләргә бик нык тырыша. Ә дөньяның күпчелек халыклары моның белән килешергә теләми. Яңа чорның төп каршылыгы шунда. Революцион вәзгыять. Мондый вәзгыять глобаль конфликтлар китереп чыгарырга мөмкин, бу бөтен кешелек өчен куркыныч тудыра», – дип белдерде Владимир Путин.

Россия Президенты фикеренчә, бүгенге көндә төп бурыч – барлык каршылыкларны конструктив һәм нәтиҗәле хәл итү, чөнки дөньяның киләчәк төзелеше хәзер үк формалаша. Беркемгә дә бер хакыйкатьне көчләп такмыйча, һәр халыкның фикерен, җәмгыятен һәм мәдәниятен исәпкә алырга кирәк, диде Владимир Путин.


Фикер өстәү