Россия Президенты: «Кризис глобаль төс алды, кешелекнең бары тик ике генә юлы калды»»

Дөньяда барган вакыйгалар «тискәре сценарий» буенча үсеш кичерүен дәвам итә, Россия башка илләрне бу хакта берничә тапкыр кисәтте, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге вакыйгалар хәрби-сәяси генә түгел, гуманитар өлкәдә дә системалы кризиска кадәр үсеп җитте. Аның сүзләренчә, дөнья ике юл каршында калды, аның берсе фаҗига белән яный, ә икенчесе берләшүне һәм проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзләүне таләп итә.

«Көнбатыш соңгы елларда һәм бигрәк тә соңгы айларда вазгыятьне кискенләштерүгә таба берничә адым ясады. Бу Украинадагы сугышны көчәйтеп җибәрү дә, Тайвань тирәсендәге провокация дә, дөньяның азык-төлек һәм энергетика базарларын тотрыксызландыру да», – диде ул Валдай форумының пленар утырышында ясаган чыгышында.

Кризис глобаль төс алды, ул барыбызга да кагыла, дип белдерде Путин.

«Кешелек алдында хәзер ике юл бар – безнең барыбызны да таптап, изеп китәчәк проблемалар йөген туплауны алга таба да дәвам итү, яки бергәләп проблеманы хәл итү юлларын табарга тырышу. Алар идеаль дә булмаска мөмкин, әмма эшли торган, безнең дөньяны тотрыклы һәм имин итәргә сәләтле булырга тиешләр. Мин аек акылның көченә һәрвакыт ышандым, шуңа күрә Көнбатышка уртак киләчәгебез турында тигез хокуклы сөйләшү башларга туры киләчәк», — дип сүзен төгәлләде Президент.

«Татар-информ»


Фикер өстәү