Махсус хәрби операциянең Россия һәм Украина өчен ничек тәмамланачагын һәм кайсы айларда бигрәк тә авыр булачагын әйткәннәр

Көнбатыш сәясәтчеләре Украинадагы конфликтны тәмамлау өчен нәрсәләрне күздә тота һәм күрәзәчеләр, астрологлар нинди айларда бигрәк тә авыр булачагын әйтә?

 

Зеленский суд хөкеме алдына басачак

Танылган астролог Тамара Глоба Киев лидерының суд хөкеме алдына басачагын әйтә. Аның фаразларына караганда, элекке союз республикасы тиздән таркалачак. Астролог фикеренчә, безгә азат ителгән территорияләр калачак. Көнбатыш өлешен Европа үзенә алачак. Көнбатышта Зеленскийны, җимерүче, дип бәяләп, дөрес сәясәт алып бармаганы өчен гаепләргә җыеналар. Бу хакта Life.ru. яза.

Астролог сүзләренә караганда, җәйнең икенче яртысы сәяси яктан тынычрак булырга мөмкин. Моннан тыш Кояшның активлыгы үсү сәбәпле быел җәй һәм көз көннәрендә табигый казаларның килеп чыгу ихтималы зур.

 

Россияне ниләр көтә?

Астролог Светлана Драган кисәткәнчә, июль ае вакыйгалары Россия өчен борылыш чорына әйләнергә мөмкин. Август та гадәти генә булмаячак. Шул ук вакытта ул ниндидер бик мөһим бер хәрби эшлекленең һәлак булу куркынычы турында әйтә. Аның сүзләренә караганда, октябрь азагына кадәр хәлләр катлаулы булып калачак. Әмма шуннан соң ил җитәкчелеге ниндидер карарларга килеп, алар тормышыбызда уңай чагылыш табачак.

Әфганстан күрәзәчесе, математик Сидик Афган сүзләренә караганда, Россиядә яшәүчеләргә 17 июль шактый ук хәвефлегә әйләнергә мөмкин. Аның фикеренчә, бу көн Украинадагы кораллы конфликтта хәлиткечкә әйләнәчәк.

 

Көзге солых

Перу күрәзәчесе Клеофе Седано исә көзен Россия белән Украинаның тынычлык юлына басачагын әйткән. Аның сүзләренә караганда, хәрби хәрәкәтләр җәй азагында төгәлләнәчәк.

 

Берничә елдан соң ниләр булачак?

Сидик Афган фаразларына караганда, 2025 ел Россиянең язмышын хәл итәчәк. Ил барлык кыенлыкларны җиңеп, бөтен игътибарын төрле өлкәләрне үстерүгә юнәлтәчәк. Аның әйтүенчә, дөнья 2024 елда глобаль кризиска чумып, бер елдан соң гына хәлләр җиңеләя башлаячак.

 

Тынычлык өчен шартлар

Тибет монахы Тензин Гьяцо кешелеккә глобаль үзгәрешләр фаразлый. Россияне ул дөньяның әйдәп баручы дәүләтенә әйләнү өчен бөтен нәрсәгә ия булуын әйтә. Мөмкинлекләрдән дөрес файдаланырга гына кирәк. Аның фикеренчә, киләсе 20 ел эчендә Җир шарында тулы кыйммәтле тынычлык урнашачак.
Ә менә Байкалда, кешеләрдән аерылып, табигать кочагында берүзе генә яшәүче 82 яшьлек Любовь Мореходова сүзләренә ышансак, Россиягә климат афәтләре һәм сугышлар аркасында үзләренең дәүләтләрен югалтучылар агылып, илебез шул халыкларның коткаручысына әйләнәчәк.


Фикер өстәү