Чаллыда “Алга” һәм “Тимер” батальоннары хәрбиләре өчен җылы келәм тегәләр

Чаллыда туташ-ханымнар “Профакадемия” укыту-өйрәтү үзәгендә хәрбиләргә утырып ял итү, йоклау өчен җылы келәмнәр тегү цехын ачкан. Биредә шулай ук бәйләнгән оекбашлар кабул ителә. Тырыш ханымнар тәүге хезмәт җимешләрен “Алга” һәм “Тимер” батальоннарына юллаган да. Бу хакта автомобильчеләр шәһәренең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Цех ачуны территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Венера Наумкина һәм “Профакадемия” үзәгенең кадрлар әзерләү директоры Светлана Михайлова тәкъдим иткән.
“Улын озаткан бер ана эксклюзив келәм тегеп күрсәтте. Технологиясен үзебез эшләдек. Хәрбиләргә беренче партиясен озаттык та инде. Егетләр әйтүенчә, безнең келәм йокы капчыгына караганда да уңайлырак һәм җылырак”, – ди Венера Наумкина.

Келәм өчен аерым материаллар сайлап алынган. Ярдәмгә атлыгып торучы изге күңелле кешеләр тегүче ханымнарны тукыма, келәм эчлекләре, акча белән тәэмин итә.
Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов та башлангычны хуплаган. Аның әйтүенчә, инде 250дән артыграк кеше бу эшкә җәлеп ителгән.

Үзәкнең икенче бүлмәсе маскировка челтәрләре тегү өчен көйләнгән. Биредә барлык эшләрне волонтерлар башкара. Кечкенә генә бүлмәдә һәр көн саен 20ләп кеше эшли. Күпчелеге – өлкән яшьтәге ханымнар.


Фикер өстәү