Җитәкчене 250 мең сум күләмендә ришвәт алганда тотканнар

Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең (Гостройнадзор) Кама аръягы бүлеге башлыгы Юрий Кулаков 250 мең сум күләмендә ришвәт алуда тотылган. “Реальное время” язганча, тикшерүчеләр бүген аны кулга алырга тиеш.

Оперативниклар әйтүенчә, җитәкче 26 октябрьдә Чистайның Циолковский урамындагы бинада урнашкан эш бүлмәсендә сөтчелек фермасының проект документларына туры килүе һәм кирәкле барлык исәпләгечләр белән тәэмин ителүе турында бәяләмә биргән өчен 250 мең сум күләмендә ришвәт алган. 1 340 сыерга исәпләнгән ферма Алексеевск районы Юеш Көрнәле авылында төзелгән.


Фикер өстәү