Казаннан мобилизацияләнүчеләрнең балалары шугалакларга бушлай кертеләчәк

Казаннан мобилизацияләнүчеләрнең балалары кышын Спорт сарайларындагы шугалакларда бушлай шөгыльләнә алачак. Өлешчә мобилизация кысасында чакырылган 100гә якын гаиләдән малай-кызлар “Батыр” ташламалы картасы белән мәдәният учреждениеләрендә булды, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.

Әтиләре хәрби хезмәткә киткән балалар 73 мәдәният һәм спорт учреждениесенә бушлай йөри алачак. Оешмаларның исемлеге даими тулыландырыла. Балалар бигрәк тә циркка барырга, йөзү белән шөгыльләнергә ярата. Бүгенгә спорт объектларына йөрүгә 20дән артыграк гариза алынган. 7 бала күнегүләрдә булган да инде.

Мобилизацияләнүчеләрнең балаларына 10 октябрьдән ярдәм күрсәтелә башлаган. Алар мәдәният һәм спорт оешмаларына бушлай йөрүдән тыш, уку азагына кадәр мәктәптә көненә ике тапкыр бушлай тукланачак.


Фикер өстәү