Татарстаннан Лисичанск шәһәренә рекордлы күләмдә гуманитар йөк озатылган

Саллы йөкне Казан шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрәпов һәм Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев озатыша.

Лисичинск шәһәрендә яшәүчеләр өчен Татарстанда рекордлы авырлыкта – 120 тонна йөк җыйганнар. Шундый саллы ярдәм Сарман, Арча, Буа, Апас районнарының, Чаллының “Славица” предприятиесе, “Бердәм Россия” партиясенең Казандагы җирле бүлеге тырышлыгы белән тупланган. Моннан тыш “Ярдәм янәшә!” иҗтимагый хәрәкәте активистлары да үзләреннән өлеш керткән.
Саллы йөкне Казан шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрәпов һәм Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев озатыша.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Лисичанскига Татарстан хәрбиләре өчен “КамАЗ”да җитештерелгән бронеавтомобиль китерелгән.


Фикер өстәү