«Лаешта яшьләр белән эшли беләләр»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бер­дәм Россия» көне уңаеннан Лаеш районында узган очрашуда әнә шулай дип белдерде. Ул халыкның социаль тормышы, белем һәм тәрбия бирү, һөнәргә өйрәтү оешмалары эшчәнлеге белән танышты. Соңыннан башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар.

Фәрит Мөхәммәтшин башта Усад бистәсендәге «Сәламәт буын» күппрофильле лицейда булды. Монда балаларның белеме генә түгел, сәламәтлеге, тәрбиясе турында да кайгырталар. Биредә «ГТО мәктәбе» оештырылган, укучылар нормативлар буенча тест уза. Шулай ук «Сәламәтлек мәктәбе» дә эшли. Балаларның туклануын, сәламәтлеген контрольдә тоталар.

Уку йорты директоры Владимир Трошин әйтүенчә, биредә 800дән артык укучы белем ала. 1 нче сыйныфка килүчеләр саны күп, быел хәтта «П» сыйныфына кадәр ачканнар. Лицейда социаль-икътисад, инженер-техник юнәлешләрдә профильле сыйныфлар булдырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин дә­рес­ләрдә дә булды, шулай ук ашханәгә дә кереп чыкты. Анда 4 нче сыйныфларның төшке аш вакыты иде. «Тәмлеме?» – дигән соравына бертавыштан «тәмлеееее…» дип җавап бирделәр. Очрашуга җирле «Әтиләр берлеге» әгъзалары да килгән иде. Берлек рәисе Азат Гайнетдинов сөйләгәнчә, лицейның аскы катында махсус спорт залы оештырганнар. Монда әтиләр һәм балалар бергә көрәш, фитнес белән шөгыльләнәләр. Бүгенге заманда әтиләрнең мәктәпкә килеп, укучылар тәрбиясенә өлеш кертүен Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады. Аның каравы Усадта мәдәният йорты юк икән. «Әтиләр берлеге» балаларга шартларны тагын да яхшырту өчен өстәмә бина булдыруны сорады.

Лаеш техник-икътисад техникумы 2016 елдан ресурс үзәге буларак эшли. Монда республиканың авиация комплексы өчен белгечләр дә әзерләнә икән. Ике ел элек очкычсыз авиация системаларын эксплуатацияләү белгечлегенә студентлар кабул итә башлаганнар. Мөгаллим Атаҗан Нарбаев әйтүенчә, әлеге белгечлеккә килүчеләр күп. Быел    1 нче курска 30га якын кеше җыйганнар. «Бу юнәлешнең киләчәге бар. Киләчәктә очкычлар пилотсыз гына оча башлаячак», – дип өметләнә ул.

Техникум директоры Эльвир Якупов үзе җитәкләгән уку йортының илдә уникаль булуы белән дә горурланып алды. «Без бүген Рос­сия­дә булмаган әйберләрне эшләдек. Очкычларга хезмәт күрсәтү өчен махсус рөхсәт кирәк. Бездә укып чыккан белгечләрдә әнә шундый рөхсәт булачак», – диде директор. «Мин моны белмәгән идем. Лаеш авыл хуҗалыгы районыннан җитештерүче төбәккә әйләнә», – дип куйды Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе техникумнан соң «Ак тау» яшьләр үзәгендәге яшьләр белән дә аралашты. Монда йога, бию, фитнес белән шөгыль­лә­нү өчен универсаль зал бар. Әлеге үзәк командасы 1,8 миллион сумлык грант откан.

Эш сәфәре ахырында Мөхәммәтшин Лаеш районы активы белән очрашты.

– «Бердәм Россия» көннәрен район һәм шәһәрләрдә уздыру күркәм традициягә әйләнде. Анда иң борчый торган мәсьәләләр, яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашабыз. Мондый авыр чорда, беренчедән, бердәмлек, ярдәмчеллек, икенчедән, тырыш халкыбызның хезмәтен күреп, бәя бирү кирәк, – диде Фәрит Хәйруллович. – Лаешта күргәннәребез, ишеткәннәребез га­җәп­ләндерде. Яшьләр, волонтерлар белән җитди эш алып барыла.

Парламент башлыгы лаешлыларны торак төзү, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча алдынгы булуы өчен дә мактады. «Авыл кешеләре  гореф-гадәтләрне саклау буенча да хөрмәт уята. Быел республиканың авыл хезмәтчәннәре көче белән кырлардан 5 миллион тоннадан артык бөртекле культуралар җыеп алынды», – дип, сала халкына рәхмәтен белдерде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү