Югалмасын акча: бюджет торышы да канәгатьләндерә, әмма тынычланырга ярамый

Көтелгәннән яхшырак. Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган финанс, салым һәм казначылык органнары киңәшмәсендә республика икътисадының бүгенге торышын шулай дип бәяләделәр. Бюджет торышы да канәгатьләндерә. Әмма тынычланырга ярамый, ди белгечләр.

Быел 9 айда республиканың берләштерелгән бюджетына 362,3 миллиард сум акча кергән. Рөстәм Миңнеханов моны яхшы күрсәткеч дип атады.

– Быелгы нәтиҗәләр шактый уңай. Ләкин без моның белән генә тынычланырга тиеш түгел. Вазгыять теләсә кайсы вакытта кискенләшергә мөмкин. Шуңа күрә безгә катгый финанс дисциплинасын сакларга, беренчел һәм социаль бурычларны тиешенчә башкарырга кирәк, – диде Президент.

Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов сүзләренә караганда, бюджет керемнәренең 49,5 миллиард сумы федераль казнадан күчкән. «Ел азагына кадәр тагын 26,9 миллиард сум күчәргә тиеш», – диде идарә житәкчесе.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе ел бюджеты 27 миллиард сумнан артык дефицит белән формалаштырылуын искәртте.

Ел башыннан бирле Татарстанда 1 триллион сум күләмендә салым җыелган. Бу узган ел белән чагыштырганда 18 процентка күбрәк.

– Хөкүмәт органнары белән эшмәкәрлек тармагының нәтиҗәле хезмәттәшлеге тышкы көчләр йогынтысын шактый җиңел кичерергә ярдәм итте. Нәтиҗәдә, Татарстан икътисадтагы катлаулы чорны көтелгәннән дә яхшырак уздыра. Бу бюджетның салым керемнәре белән тулылануына да уңай йогынты ясый, – диде Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Бүгенге вазгыятьтә мобилизациягә эләгүчеләргә салым ташламалары ясалуын да искәртте ул. Аерым алганда, Ватан алдында бурычын үтәргә киткән егетләр узган ел өчен транспорт салымыннан азат ителә.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге шартларда эшмәкәрләргә дә игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте.

– Хәзерге катлаулы сәяси вазгыятьтә безнең оешмалар эшмәкәрлекне үзгәртеп кору буенча зур эш алып бара. Бу эш, иң беренче чиратта, комплектлаучы җиһазлар кайтарту тәртибен үзгәртү, импортны алмаштырырлык җитештерү юлларын табудан гыйбарәт. Салым органнары хисабыннан күренгәнчә, оешмаларның чыгымнары 1,6 тапкыр арткан. Шуңа күрә тармак министрлыкларына кыенлык кичергән оешмаларга федераль һәм безнең дәрәҗәдә ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк, – диде Президент.

1 октябрьгә Татарстанда салым буенча 12,5 миллиард сум күләмендә бурыч җыелган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 4,6 миллиард сумга артыграк. Салым буенча бурычларның күп өлеше (4,5 миллиард сум) Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына караган оешмаларга туры килә. Салым бурычының 2,7 миллиард сумы – республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, тагын 850 миллион сум бурыч Транспорт министрлыгына караган оешмаларда җыелган.

– Кайбер районнарда җир салымы буенча күрсәткечләр кимегән. Бездәге җирләр кимемәде бит. Лаеш, Нурлат, Бөгелмә, Питрәч, Баулы, Азнакай, Зәй, Сарман, Чүпрәле, Алабуга, Менделеевск, Балтач, Мөслим районнары башлыклары, бу эш – сезнең җаваплылыкта, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент физик затлардан җыелган милек салымын да, халык арасында аңлату эшләре алып барып, вакытында түләтеп бетерергә кирәклеген искәртте.


Фикер өстәү