Татарстан “Абилимпикс-2022” финалында икенче урынны алган

31 октябрь көнне Мәскәүдә “Абилимпикс-2022” илкүләм чемпионаты финалы узган. Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы 50 – беренче, 45 – икенче, 28 – өченче урын алган. Шулай итеп, Татарстан Республикасы гомумкоманда зачетында икенче урынга чыккан. Мәскәү җыелмасы командасы җиңгән. Мәскәү өлкәсе командасы исә – өченче. Җиңүчеләр һәм призерларны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова бүләкләгән.

“Мәгариф” илкүләм проекты “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасының инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” ил чемпионаты 28-31 октябрьдә узган. Ярышлар 8 юнәлеш: мәгълүмати технологияләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсе, туклану, медицина, сәнәгать, иҗат, декоратив сәнгать, икътисад һәм финанс өлкәсе юнәлешләрендә 40 һөнәри күнекмә буенча үткәрелгән.
Финалда өч категориядә: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр категориясендә, Россиянең төрле төбәкләреннән 1126 кеше катнашкан. Татарстаннан исә 38 һөнәри күнекмә буенча барлыгы 152 егет-кыз көч сынашкан. Якташларыбыз җәмгысе 35 һөнәр күнекмә буенча медальләр яулаган.


Фикер өстәү