Мобилизацияләнгән егет Филүс Каһиров концертында чыгыш ясаган (ВИДЕО)

Интернет киңлегендә мобилизаияләнгән Артур Хәсәнов Филүс Каһиров репертуарыннан «Киез каз юллары» җырын башкарып танылды. Күпләр хәтта әлеге җырны беренче ишетүләре, Артурның Филүстән яхшырак җырлавын да ассызыклады.

Татарстанның атказнган җырчысы Филүс Каһиров исә үз концертларының берсендә бу җырны мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов белән җырларга вәгъдә иткән иде. Сүзендә торды. Кичә «Пирамида» концертлар залында зуган тамашасына Артурны чакырган иде.

“Артурның видеосын күргәч тә аны эзләп таптым. Ул минем якташым икән, Башкортстаннан. Артур исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, бу җырны концертларымда икәү дуэт итеп башкарачакбыз. Бу хакта үзенә дә әйттем”, – диде җырчы.

Артур Дүртөйле егете. Филүснең бу концертына Башкортстаннан аның әти-әнисе дә килгән. Видеодан күренгәнчә тамашачы Артурны бик җылы каршы алган.

 


Фикер өстәү