Азнакайда балалар бакчасы мөдире һәм тәрбиячеләр эшеннән алынган

Социаль челтәрләрдә таралган видеокадрларда тәрбиячеләрнең балаларга карата тупас мөнәсәбәте күренә.
Азнакай шәһәрендә “Звездочка” 6нчы балалар бакчасы мөдире һәм тәрбиячеләре эшеннән алынган. Сәбәбе – социаль челтәрләрдә таралган видеокадрларда тәрбиячеләрнең балаларга карата тупас мөнәсәбәте фаш ителү. Бу хакта Азнакай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйлаҗева хәбәр иткән, дип яза “Челнинские известия”.

Аның әйтүенчә, инде 25 октябрьдә үк бер ана мөдиргә сабыена карата тәрбияченең тупас мөнәсәбәттә булуына зарланган. Шуннан соң җитәкче хезмәт урынында тикшерү үткәрү буенча комиссия төзегән. Төркемнең барлык хезмәткәрләре сораштырылган, тәрбиячеләр һәм кече тәрбиячеләр аңлатмалар биргән.
“Балалар бакчасы мөдире тәрбиячеләр эшенә контрольлекнең йомшак булуы сәбәпле, дисциплинар җаваплылыккка тартылу рәвешендә, эшеннән алынды”, — дигән Гыйлаҗева.

Тәрбиячеләр исә статья буенча эшеннән куылган.

1ноябрьдә, ата-аналарның үтенече буенча, балалар бакчасының ике төркеменә видеокүзәтү камералары урнаштырылган.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе аныклап үткәнчә, видеокамералар уку елы азагына кадәр барлык төркемнәргә урнаштырылачак.

 

 


Фикер өстәү