Алма күп, тик сакларга урын юк…

Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төрле бакча культураларының шактый өлеше череп әрәм була. Алма турында әйткән дә юк. Узган гасыр башында үзебезне генә түгел, тирә-як төбәкләрне Идел, Кама, Чулман буенда үстерелгән алма белән сөендереп яшәгән Татарстан шәһәр-авыллары бүген ел әйләнәсе читтән алма ташый. Үстергәнне саклый алмыйча, черетеп бер зыян күрсәк, чит илдән килгән түбән сыйфатлы алманы ике бәясенә алып, акча янчыгын җиңеләйтәбез. Мондый хәлгә кайчан да булса чик куелырмы?

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, 42 ел дәвамында  Кама Тамагы районының Теньки һәм Лаеш районының Олы Кабан авылы бакчачылык комплексларында алмагач, чия, слива, алыча, абрикос һәм башка төр бакча культураларының генофондын саклау белән беррәттән, яңа сортларын чыгару, аларны тәрбияләүгә багышлаган Геннадий Осипов белән дә шул турыда сөйләшеп киттек.

– Узган гасыр башында Теньки төбәгендә яшәүчеләрнең төп кереме алма бакчасыннан булган. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, ул чорда алмагачларның саны 520 меңгә җиткән.  Файдасы булмаса, тирә-як авылларда  яшәүче бер кеше уртача 300 төптән артык алмагач үстермәгән булыр иде. Россиянең бик күп төбәгеннән кайсы су юлы белән, кайсы ничек булдыра ала, шулай Тенькидан алма ташыганнар. Сатканнар да, эшкәртергә дә өлгергәннәр. Гасыр ахырында Татарстанда күпләп яшелчә, җиләк-җимеш, аерым алганда алма җитештерүче унҗиде махсуслаштырылган хуҗалык бар иде. Бүген аларның берсе генә калып бара. Ел әйләнәсе җиләк-җимешне саклау, эшкәртү предприятиеләре дә әкренләп юкка чыкты, – дип борчыла тәҗрибәле бакчачы.

Шунысы кызык: 1911 елда Казан губерниясендә нәшер ителгән фәнни хезмәттә күрсәтелгәнчә, Югары Ослан, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Идел, Кама, Чулман елгалары тирәсендәге авылларда алма бакчалары мәйданының 3000 гектардан артып киткән. Бакчаларда 992 210 алмагач, ун меңнән артык груша, 22 280  чия, дистәләрчә мең төп башка культуралар үстерелгән. Гектарыннан уртача 145 центнер  алма уңышы алынган.

Хәер, республикада бүген дә алма бакчаларының гомуми мәйданы 3997 гектардан арта. Уңышы хәзер дә аз түгел. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әлеге тармак буенча бүлек җитәкчесе Ирек Садыйков әйтүенчә, баштагы елларда бакча культураларының гектарыннан уртача уңыш 123 центнер булса, интенсив технологияләр кулланганда, биш ел эчендә бу күрсәткеч 400 центнерга җитә.

– Алдынгы тәҗрибәне кулланып эшләгәндә, бакчачылык – матди яктан бик файдалы тармак, – ди Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыклары берләшмәсе җитәкчесе Камияр Байтимеров. –  Соңгы елларда бу тармакта алга китеш бар. 2018 елдан башлап, үсентеләр сатып алуга тотылган чыгымнарның 50 процентын дәүләт үз өстенә ала. Сугару системасы булдыру өчен тотылган акчаның 70 проценты республика бюджетыннан кире кайтарыла.

Чүпрәле, Кукмара, Буа һәм кайбер башка район фермерларының йөзләрчә гектар мәйданда алма бакчалары үстерү белән шөгыльләнә башлаулары да – күңелле күренеш. Тик менә әлеге дә баягы саклау урыннары гына җитәрлек түгел. Статистика мәгълүматларына караганда, әйтик, икенче икмәкне саклау өчен 136 мең тонна сыйдырышлы урын әзерләнсә, фермер хуҗалыкларында җитештерелгән алма, чия кебек бакча культураларын саклау урыннарының гомуми мәйданы күпкә кимрәк – нибары 1,8 мең тоннага исәпләнгән булу да борчу тудыра. Уңыш йөзләрчә тапкыр күбрәк булганда ни эшләргә? Элеккечә чүплеккә чыгарырга гына кала.

Безнең шартларга яраклаштырылган, озак саклану мөмкинлегенә ия булган алмагач, чия һәм башка культураларга килгәндә, шөкер, аларына да кытлык юк. Лаеш районының Олы Кабан авылы читендәге Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының  тәҗрибә кырында сортларның ниндие генә үсми. Тик менә тәҗрибә кырының да үз хәле – хәл икән шул.

– Россиянең ике дистәгә якын төбәгеннән китерелгән алмагач, чия һәм башка төрле бакча культураларының генофонды сакланучы 4 гектарлы бакчаның тирә-ягын койма белән әйләндереп аласы бар. Кыш көне – куян, җәйләрен чит кешеләр кереп, зыян сала, – ди Геннадий Емельянович.

Сүз уңаеннан, профессор Геннадий Осипов тормыш иптәше, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Зоя Андреевна белән – әлеге сортларны саклап калу, яңаларын булдыруга икесенә бергә 80 елдан артык гомерләрен багышлаган фидакарьләр. Теньки һәм Олы Кабан авылы янындагы бакчаларда алар уйлап тапкан  сортлар да байтак икән. Бүген бакчачылар яратып үстерә торган 70 төр алмагач, 77 төр слива, 30 төр груша, 50 төр слива сортларының Россия Дәүләт реестрына кертелүе үзе үк күп нәрсә сөйли. Татарстанда мондый фидакарьләр булганда, республика халкы киләчәктә бакча культуралары белән үз-үзен генә түгел, узган гасыр башындагы кебек, илнең башка төбәкләренә дә өлеш чыгара ала.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү