Өйдән биш метр ераклыкта шашлык кыздырырга рөхсәт иткәннәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында яңа кагыйдәләр турында сөйләгәннәр

Хәзер бакчада чүп-чар яндырырга, мангалда шашлык кыздырырга мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының профилактика эше департаменты директоры Ринат Еникеев ТАСС хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Ни өчен янгынга каршы кагыйдәләр алты сутыйлы бакчада коелган яфракларны да яндырып булмаслык итеп төзелгән, дигән сораулар күп булды. Чыннан да, чүп-чарны биналар һәм корылмалардан 50 метр ераклыкта, тимер савытта – 20 метр ераклыкта гына яндырырга рөхсәт ителә иде. Әмма мондый нормативларны үтәү – асылда мөмкин эш түгел”, – дигән МЧС вәкиле.

Яңа кагыйдәләр буенча, хәзер мангалдан өйгә кадәр ераклык 50 түгел, ә 5 метр булырга тиеш. Чүп-чарны – бинадан 15 метр ераклыкта түгел, ә 7,5 м ераклыкта яндырырга мөмкин булачак. Бу эшне, элеккечә үк, җилсез көнне, барлык саклык чараларын күреп башкарырга кирәк, дигән Еникеев.


Фикер өстәү