Марат Кәбиров: «Балаларыгызга уенчыклар алыгыз…»

Балаларыгызга уенчыклар алыгыз. Уеннан аларны беркайчан да тыймагыз.

Сабыйлар тормышында уеннарның әһәмияте чиксез. Ул баланың психикасын ныгытуга ярдәм итә, аны үстерә, хис һәм кичерешләр байлыгын тәэмин итә. Уен вакытында бала яңа ачышлар ясый, шатлык мизгелләре кичерә, үз-үзен һәм тирә-юньдәгеләрне бәяләргә өйрәнә, дуслар таба, алар арасында үзен ничек тоту юлларын барлый. Бу аның хыял байлыгын арттыра, иҗади мөмкинлекләрен ача, фикерләү сәләтен үстерә.

Уеннардан мәхрүм калган балалар үсә төшкәч тә кечкенә чагында алалмаган уен ләззәтләрен алырга омтылып яши. Үзләре дә сизмәстән алар уенга тартыла, сабый чакларында җитмәгән хис-тойгы байлыгын, үткен кичерешләрне өлкәнәйгәч булса да татып калырга тырыша. Моны алар үзләре аңлап та бетмиләр хәтта, барсы да аң асты кимәлендә башкарыла.

Балаларыгызга уенчыклар алыгыз. Уеннан аларны беркайчан да тыймагыз.

Эш вакытында кәрт суккан кешеләр турында ишеткәнегез бармы? Юк, ялкау түгел алар. Әнә бит, ничек дәртләнеп, кәртләрен өстәлгә шапылдатып сугалар. Баржа тарткан бурлаклар шикелле ярсу авазлар чыгаралар. Җиңелсәләр — эх, дип кулларын селтиләр, үз-үзләренә аптырап башларын чайкап торалар, ә җиңсәләр шатлыкларын эчләренә сыйдыра алмыйча кычкырып көләләр, сикергәлиләр… Хас та менә сабый балалар инде. Мавыгып китсәләр кичкә кадәр шулай утырырга да мөмкиннәр. Ярый әле берәр иптәшләре, яки җитәкчеләре аралап кала: “Җитте сезгә! Кәрт уйнап хезмәт хакы алырга телисезме әллә? Марш эшегезгә!” Шунсыз туктый белмиләр. Ә уенның бөтен яме югала. Рәхәтләнеп уйнау өчен эшче булырга ярамый, бригадир булырга кирәк.

И, бригадирларның да уйнамый үскәннәре бар инде. Кайберләре әнә компьютерында уйнап утыра. Читтән караган кешегә эш белән мәшгуль кебек ул: уйлана, тәвәкәлләп төймәләргә баскалый, димәк, ашыгыч карарлар кабул итә, елмаеп куя, кәнәфиенә чалкан ятып нәрсәдер көтеп тора, яхшы фикер килгәч тагын кабаланып төймәләргә баскаларга тотына һәм бик җитди эштә зур хата ясаган кыяфәт белән аһылдап башын өстәлгә сала. Читтән караганда, бу шулкадәр булдыклы кеше , шулкадәр тырыша, җанын бирердәй булып эшли дип торырсың. Ә ул уйнап утыра. Ләкин кинәт җитәкчесе килеп керә дә бөтен эшне боза. Тиргәп ташлый. Премия язмыйм, дип куркыта. Язмаса, язмасын, тик комачаулап кына йөрмәсен иде. Юк болай булмый. Рәхәтләнеп уйнау өчен үзең җитәкче булырга кирәк. Җитди кеше, абруйлы кеше.

И Адәм балалары… (Марат Кәбиров үзен нигә чит планета кешесе сыман хис итә?)

Һәртөрле казиноларда кемнәр утыра дип беләсез? Тиз генә, җиңел генә баерга теләгән ялкау кешеләрме? Юк, бала чагында тиешенчә уйный алмый калган кешеләр утыра анда. Кечкенә вакытында рәхәтләнеп уйнап үскән кешеләр җитди эшләргә омтыла, файдалы гамәлләр кылырга тырыша. Ә боларның бар максаты — уен. хәтта үзләре зур вазыйфалар биләгән абруй казанган бай кешеләр булсалар да. Бала чак мохтаҗлыгын алар менә шул рәвешле кайтарырга тели. Әмма азартлы уеннар уйнау тыелган нәрсә, моның өчен беркем хөкем итмәсә дә һәр кеше андый уенчыга кырын карый. Рәхәтләнеп уйнау өчен абруйлы һәм бай кеше булу гына җитми. Зур кеше булырга кирәк.

Балаларыгызга уенчыклар алыгыз. Уеннан аларны беркайчан да аермагыз.

Юкса, алар сезгә бик нык үпкәләячәк. Башка балалар әллә нинди затлы нәрсәләр белән уйнаганда, сезнеке бер нәрсәсез калса… Ул сезгә рәнҗиячәк… Ул сезне күралмый башлаячак. Үзе белән бергә аның рәнҗүләре дә, нәфрәте дә үсә барачак. Һәм бала күңелендә сезгә карата яралган шул нәфрәт тойгысы акырынлап кына башкаларны да күралмау хисенә әйләнәчәк.

Марат Кәбиров «ярамаганны» эшләргә өйрәтә: «Пыяла кулъяулык эчендә кала…»

Ә бала барсына да үч итеп яшәргә өйрәнәчәк… “Үсәм менә. Үземә үзем хуҗа булам. Күп итеп уенчыклар алам. Рәхәтләнеп уйныйм аннан соң. Беркем каршы килә алмаячак.” Яхшы укыячак, алдынгылыкка, мактау-данга, югары урыннарга омтылачак. Ул үзе куйган максатларга ирешәчәк. Ләкин нинди генә югары урыннарда утырса да уйнарга комачаулап йөрүчеләр табылачак. Һәм ул тагы да зуррак үрләргә омтылачак. Зур кеше булачак. Иң зур кеше. Чөнки иң зур кеше булгач, аны уеныннан беркем дә тыя алмый. Хәтта кемнәрдер тыярга тырышса да ул барыбер уйнаячак… Аларны ул үзе тыячак. Һәм… уйнаячак…

Тик хәзер инде башка нәрсәләр белән уйнаячак.

Балаларыгызга уенчыклар алыгыз…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү