Ат итеннән казылык һәм тутырма ясау ЫСУЛЫ

Тәмле булсын!

Рәмзия Гатина рецепты:

– Ат суйган көнне үк, 3–4 сәгать үткәннән соң, итне вак кисәкләргә турыйбыз. Аңа тоз һәм үзеңә нинди тәмдә кирәк, шул чамадан чыгып, борыч, изелгән сарымсак салып болгатабыз. Иткә тәмләткечләр сеңсен өчен, 5 сәгать тотабыз да, кабат болгатып, алдан яхшы итеп чистартып юылган 40–45 см чамасы озынлыктагы ат эчәгенә тутырабыз, ике башын да ныклап бәйләп куябыз. Соңыннан берничә урыннан энә белән тишекләр тишеп, кайнап торган суга 15 минутка салабыз. Аннары чормага элеп куябыз. Язга бик тәмле казылык хасил була. Ат итен тиз арада кулланмасаң, ачый, тәме үзгәрә. Ә болай эшләгәндә беренчел тәме саклана.
Малның эчке әгъзаларыннан тутырма ясап куям. Йөрәк, бавыр, үпкә, бераз ит салып, барысын бергә пешереп, иттарткычтан чыгарам, шуңа тоз-борыч кушып болгатам. Алдан бүрттерелгән ярма өстим. Дөге, тары, карабодай – кайсы да ярый. Шуларны 20–30 см озынлыктагы эчәкләргә тутырып, берничә җирдән энә белән тишеп, кайнаган суда пешерәм. Суынгач, туңдыргычка тутырып куям. Тиз генә ашарга кирәк булганда бик рәхәт, кабартып алып, рулет итеп табынга куям.
Мондый тутырма өчен сыер эчәге дә бара.


Фикер өстәү