Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Россия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт узуга контракт төзегән, мобилизацияләнгәннәргә һәм хәрби хезмәткәрләргә 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы указга кул куйды. Тиешле документ пәнҗешәмбе көнне Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Бу хакта ТАСС яза.