Россия Оборона министрлыгы мобилизацияләнүчеләргә тиешле акчаны алу шартларын аңлатты

Искәртеп узыйк: октябрь уртасында Россия Президенты Владимир Путин Иминлек Советы утырышында мобилизацияләнгәннәргә акча түләү буенча проблемаларга игътибар итте. Ил башлыгы бу җәһәттән тәртип урнаштыруны сорады, акча мәсьәләсен контрольгә алырга кушты.

Оборона министрлыгы аңлатмасына килгәндә, хәрбиләр түбәндәге мәгълүматны белеп торырга тиеш:

– мобилизацияләнгән гражданнар өчен акчаның минималь суммасы – 195 мең сум;

– контракт нигезендә хәрби хезмәткә алынган мобилизацияләнүчеләргә һәм «срочник»ларга 195 мең сум күләмендә бер тапкыр акча күчереләчәк. Әлеге сумма хәрби хезмәт турында килешү төзелүгә күчәчәк;

–  өлешчә мобилизациягә чакырылучыларга узган ай өчен акча айның 10–20 нче көннәрендә күчәчәк. Әйтик, хәрби хезмәткәр 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр хезмәт иткән булса, бу чор өчен акча 10 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр аралыкта күчәчәк;

– 195 мең сумның 158 мең сумына 13 процент керем салымы салынмаячак;

– акчаны хәрбинең туганнары да алырга мөмкин. Моның өчен ышанычнамә яисә өстәмә банк картасы ясатырга кирәк;

– акчаның күләме хәрби звание һәм вазыйфага карап аерылачак. Әйтик, взвод командиры – 225 мең сум, ә батальон командиры 243 мең сумга якын акча алачак;

– хәрби хезмәтнең махсус шартлары яки аерым казанышлар өчен өстәмә акча булырга мөмкин (оборона министрының 2019 елгы 727 номерлы боерыгы нигезендә);

– өлешчә мобилизация кысасында чакырылган хәрбиләргә акчалата ярдәм күрсәтү алданрак – 8 ноябрьдән башланачак.


Фикер өстәү