9 ноябрь көне ниләр белән хәтердә калды?

Халыкара фашизмга, расизмга һәм антисемитизмга каршы көн

Бу көн Европа инициативасы белән национализмга, фашизмга, расизмга каршы көрәшү, мигрантларга һәм качакларга ярдәм итү өчен гамәлгә куела һәм 46 илнең 500 оешмасын берләштерә.

1938 елның 9 ноябрендә Германия һәм Австрия буйлап нацистлар оештырган «Бәллүр төн» яки «Ватылган витриналар төне» дип аталган яһүд чуалышлары уза. Сәбәбе – Парижда яһүд качагы Гершель Гриншпанның немец дипломаты Эрнст фо Ратаны үтерүе була. Ул көнне урамнар яһүд кибетләренең ватылган витриналарыннан коелган пыяла кыйпылчыклары белән каплана (чуалышның исеме шуннан килеп чыга). Шулай ук 190 артык синагога яндырыла. «Бәллүр төн» өченче рейхның яһүдләргә карата физик көч куллану буенча беренче массакүләм акциясе була.

 33 ел элек (1989) Берлин диварын җимерү башлана

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң җиңүче илләр Берлинны дүрт оккупация зонасына бүләләр. 1961 елга кадәр ГДР белән ФРГ арасында чик булмый. Әмма ГДРдан  Көнбатыш Берлинга күчеп килүчеләр саны елдан-ел арта бара. 1961 елның 13 августында Берлин диварын төзү башлана. Аның гомуми озынлыгы 110 километрдан арта, биеклеге – 3,6 метр, ә калынлыгы 1,5 метрга җитә. Дивар буйлап 300дән артык сак постлары тора. Аны төзегәннән соң, качучылар саны кими. Алай да шул чорда биш меңнән артык кеше качып өлгерә.

ГДРда коммунистик режим җимерелгәннән соң, 1989 елның 9 ноябрендә Берлинда яшәүчеләр диварны җимерә башлыйлар. Ул тулысынча 1990 елның гыйнварында «ишелеп төшә».

Халыкара Гиннесс рекордлары китабы көне

Бәйрәм 2003 елда, Гиннесс рекордлары китапларының чыгарылган саны 100 миллионнан артып киткәч гамәлгә куела. Дөньяда иң танылган китапның тарихы шаяру-катыш барган бәхәсләрдән башланып китә. Arthur Guinness Guinness Son & Co Ирландия сыра кайнату компаниясенең башкарма директоры Хью Бивер дуслары белән ауга бара. Анда кайсы кошның иң җитез булуы турында бәхәсләшәләр. Шушы хәлдән соң Хью Биверның башына моңа охшаш бәхәсләрне хәл итәрдәй китап бастыру уе килә. Беренче китап Лондонда 1955 елның 27 августында дөньяга чыга. Ул 198 биттән тора, үз эченә фәнни яктан расланган фактларны гына ала. Соңрак бу китапка төрле өлкәләрдә шаккатырган кешеләрне, күренешләрне дә кертә башлыйлар.

Хәзерге вакытта «Гиннесс рекордлары китабы» 130 миллионнан артык тираж белән чыга. Ул 25 телгә тәрҗемә ителеп, дөньяның 100 дән артык илендә чыга. Россиядә китап 1989 елдан бирле нәшер ителә. Беррәттән «Россия рекордлары китабы» да әзерләнә. Аңа россиялеләрнең дөнья буенча ирешелгән казанышлары да, милли характердагылары да кертелә.

«Гиннесс рекордлар китабы»нда Татарстанда ясалган рекордлар да бар. Әйтик, дөньядагы иң зур чәкчәкне 2018 елда Казанда пешергәннәр.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү