Казан гимназиясендә атышта зыян күрүчеләр 48 миллион сум күләмендә рухи компенсация сораган

Зыян күргән 667 кеше арасыннан берничәсе генә рухи компенсация таләп итә.

Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештыручының эше буенча зыян күрүчеләр барлыгы 48 миллион сумга дәгъва белдергән. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә. Шул ук вакытта зыян күргән 667 кешенең берничәсе генә рухи зыянны компенсацияләүне таләп итә.

Исегезгә төшерәбез: 9 ноябрьдә Татарстан Югары суды Казанның 175 нче гимназиясендә кешеләргә аткан Илназ Галәвиевне сак астында тоту вакытын тагын ярты елга – киләсе елның 18 апреленә кадәр озайтты. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкчелегендә дәүләт гаепләүчеләре – прокурорлар шуны сорады.


Фикер өстәү