Дөнья икътисады – дефолт алдындамы?

Җир шарының киләчәген аның икътисады бигели. Нәкъ менә икътисадның турбулентлыгы дөньякүләм протестның үсүенә һәм кораллы конфликтларның саны һәм масштабы артуга китерә дә инде. Соңгы көннәрдә Англия банкы соңгы йөз елда күрелмәгән озак сроклы рецессия башланып килүен әйтте.

Инглизләр фикеренчә, 8 квартал буе түбәнгә төшкәннән соң, икътисад яңадан югары күтәрелә, җитештерү арта башлаячак икән. Беркатлылар да инде. Бөек депрессиянең ничә ел дәвам итүен онытканнар. Соңгы йөз ел эчендә ике Бөтендөнья сугышының төп сәбәбе идарәче катлауның кризистан сугыш игълан итеп чыгарга тырышу булганын бөтенләй дә белмиләр, диярсең. Әмма Англия банкы бер нәрсәдә хаклы: моңарчы күрелмәгән базарлар депрессиясе бусаганы атлый инде.

Күп кенә аналитиклар бүгенге вазгыятьне үткән гасырның 70 нче еллары белән чагыштыра. Ул вакытта да нефть кризисы бугаздан тоткан иде. Гарәп монархияләре, 1973 елда «кара алтын» сатуны кискен киметеп, көнбатыштагыларны йомшак җәеп катыга утыртты. Ул вакытта кризиска Фәләстыйн конфликты этәргеч бирде. Ягулык дефицитыннан котылу өчен, куллануны кискен киметергә туры килде. Пол Волкер – ФРСның ул чактагы җитәкчесе – төп ставканы кискен күтәрде, җитештерү төпкә утырды, чөнки товарларга ихтыяҗ бетте, кешеләр фәкыйрьлеккә төште. Эшсезлек 11 процентка кадәр җитте. Үзәк банклар хәзер шул ысулны тагын бер тапкыр кабатлау идеясен алга сөрә. Төп ставка күпчелек илләрдә күтәрелә инде. АКШта ул үткән атнада 4 процентка җитте. Европа Үзәк банкы да ФРСтан калышмаска тырыша. Глобаль икътисадның бүген кредитлар хисабына гына яшәвен истә тотканда, җитештерү котылгысыз рәвештә кимеячәк. Кредитлар кыйммәтләнү шуңа китерә. Җитештерү кимедеме, энергия чыганакларына сорау да кими. Газ һәм нефть кризисы артка чигә. Шуннан акрынлап кризистан чыгабыз, дип уйлыйлар.

Ләкин хәзерге вазгыять җитмешенче еллардагыдан бик нык аерыла. Ул чакта СССР  Көнбатышка коткару тәгәрмәче ыргытты: нефть экспортын арттырды, юан газ торбалары Европага таба сузылды. Соңыннан гарәпләр моның үчен алдылар алуын, әмма анысы – башка тарих. Үткән гасырда дәүләтләр һәм кешеләр хәзерге кадәр үк кредитка да батмаганнар иде. Алырга теләгән һәр кешегә кредит өләшеп, икътисадны җанландыру технологиясен Рейган кертеп җибәрде. «Рейганомика» дигән исем бирделәр шуңа күрә ул технологиягә. Уңга-сулга кредит өләшү бүгенге вазгыятькә китерде дә инде. Кредит кыйммәтләнгәч, болай да әҗәткә баткан кешеләр нишли? Бөләләр, әлбәттә. Кешеләр генә түгел, дәүләтләр тиңе булмаган әҗәткә батты. Дәүләтләрнең гомуми әҗәте 70 триллион долларга җитеп килә. Чагыштырыгыз: 2000 елда 18 триллион гына булган. Бу әҗәтне болай да түләп булмый инде, процентлар артканнан соң, ничек түлисең? Ягъни рейганомиканы тагын бер тапкыр гамәлгә кертеп булмый. Ике генә юл кала: я дефолт, я сугыш. Икесе бергә дә килә ала.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов 

 


Фикер өстәү