Кытай: офыкта рецессия күренәме?

Бүген дөнья финанс җәмәгатьчелеге рецессия куркынычы астында ут йотып яши. Россиянең Үзәк банкы масштабы белән 2007–2008 еллардагы рецессиягә тиң булган финанс кризисы куркынычы зур булуны рәсми рәвештә игълан итте инде.

Кайбер илләрдә финанслар шул дәрәҗәдә сикерә һәм бии: Аргентинаның Үзәк банкы күптән түгел генә төп ставканы 60 проценттан 69,5 процентка кадәр күтәрде. Грузиянең Милли банкы грузин акчасы лариның курсын ничек йомшартырга белми. 10 мартта 1 долларга 3,4 лари бирсәләр, хәзер 2,71не генә. Милли банкның күпләп долларлар сатып алуы да хәлне төзәтми. Бу – грузин икътисады өчен хәвефле күренеш.

Кытай гиганты Alibaba 9,2 мең кешене эштән азат итте. Сәбәбе – табыш ике тапкыр кимегән. Кытай икътисадынан, гомумән, соңгы көннәрдә гел күңелсез хәбәрләр генә килә. Илдә кулланучылар ышанычы индексы кискен түбән тәгәрәгән, ваклап сату кими, сәнәгать җитештерүе планлаштырылган үрләрне яулый алмый, эшсезлек арта. Икътисадны фаразлаучы белгечләр Күк асты иленең озакламый рецессия сазлыгына батачагын фаразлый. «Компартиянең сентябрьдәге съездында Си Цзиньпин хакимлекне кулында тотып кала алыр, – ди алар. – Әмма аңа киләчәктә бик зур кыенлыклар белән очрашырга туры киләчәк». Чин икътисады әлегә үсештә, тик үсеш темплары кими. Пекин быелгы үсеш темпларын 5,5 процент дип планлаштырган иде. Беренче яртыеллыкта күрсәткеч 2,5 процент кына булды. Кытай өчен бу темп бик куркыныч, чөнки әҗәтләр шулкадәр җыелды ки, аларның процентларын түләп бару өчен кимендә 5,5 процентлы икътисади үсеш таләп ителә. Ул күрсәткечкә берничек тә ирешерлек түгел.

Ил икътисадын түбәнгә тартучы төп тармак – күчемсез милек сәүдәсе. 70 иң эре шәһәрдә ун ай рәттән инде яңа торакка бәяләр төшә. Ипотека кредитларын түли алмаучы гаиләләр саны арта. Девелоперлар болай да әҗәтләрен түли алмый. Ипотека түләүдән баш тартучыларның саны арту, фатир бәяләре түбәнәю аларның хәлен тагын да начарайта.

Вазгыятьне яхшырту ниятеннән Кытай банкы бу атнада гына быел инде икенче тапкыр төп ставканы төшерде. Максат аңлашыла: күбрәк кредит биреп, икътисадны җанландырып җибәрергә кирәк. Ләкин бу юлы икътисадны стимуллаштыру чикләнгән күләмдә генә булыр, диләр. Болай да компанияләр дә, физик затлар да әҗәткә баткан. Бизнес яңа кредитлар алырга ашкынып та тормый, элеккеләрен түли алмаганда, муенга яңа камыт кияргә теләүчеләр саны аз. Акча тапкан компанияләр, киресенчә, әҗәтләрен вакытыннан алда түләп куярга ашыга. Табышны инвестициягә тыгарга кызыкмыйлар, чөнки куллану түбән булганда, җитештерүне арттыру хәвефле. «Без ликвидлыкның төп тозагына каптык, – ди Төп Кытай икътисад форумы директоры Ван Цзюнь. – Кредит бирү шартлары никадәр генә йомшартылмасын, компанияләр һәм кулланучылар бурычларын үстерүдән курка. Бу рецессиянең килүен аңлата».

Кытай рецессиясе – дөньякүләм кризисның шаулатып аваз бирүе ул. Иң күп углеводородлар кулланучы илнең түбән тәгәрәве чимал бәяләренең очсызлануын вәгъдә итә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү