Куркып ятар чак түгел! Татар эстарадасы егетләре хәйрия концерты уздыра

 Татар эстрадасы егетләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән  «Бергәлектә көч» дип аталган хәйрия концерты уздыра. Ул  21 ноябрь көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният йортында кичке 19.00 сәгатьтә узачак. 500 билетның яртысы сатылып та беткән инде. Ни өчен егетләр мондый адымга барган? Без хәйрия эшләрен башлап йөрүче җырчылар һәм шушы концертның режиссеры белән сөйләштек.

– Кемнәрдер махсус операциягә китте, кайберләребез автобус-автобус кирәк-ярак төяп мобилизацияләнгән егетләргә озата. Без дә читтә калмаска булдык. Егетләр белән  җыелып сөйләштек тә, тиз генә уртак фикергә килеп, хәйрия чарасы уздырырга булдык. Бу концерт халык яратып тыңлаган иң матур җырлардан гына торачак, – ди Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров. – Күптән түгел мобилизациягә эләккән җырчы дустыбыз Артур Хәсәнов белән бергә җырларга туры килде. Артурның концертыма килеп җырларга мөмкинлеге булгач, без моны тиз генә оештырдык. Аның да күңелен күтәрәсе килде, халык та чыгышыбызны җылы кабул итте.

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов исә, кушалар икән җырлыйбыз, кушалар икән кулга баян алабыз, кушалар икән махсус операциягә дә китәбез, бер кешегә килгән кайгы түгел, илебезгә килгән афәт ул, ди.

– Өйдә 11 яшьлек улым бар. Минем үз-үземне ничек тотуымны күреп, үрнәк алып тора. Без бердәм, авыр чакта ярдәмчел булырга тиеш. Әгәр чакырсалар, мин дә китәм. Качып йөри торган чак түгел. Ике яктан бабайлар да сугышта булган. Ул хәлләргә йөз ел да үтмәде әле. Менә нинди хәлләр килеп чыкты. Без кечкенә вакытларда әбиләрнең, сугыш афәтләре күрсәтмә, дип дога кылуын аңламый идек. 40 яшебездә аңладык. Без киткән егетләргә таяныч булырга тиеш. Әле безнең шунда барып та җырлап кайтырга исәп бар, – ди Раяз.

Хәйрия концертының режиссеры Марсель Мәхмүтовның икетуган ике абыйсы да махсус операциядә катнаша икән. Алар өчен бик борчылабыз, ди Марсель.

– Күңел белән алар янында инде без. Бертуган энем хәрби юнәлеш буенча эшли. Әгәр аны алып китәләр икән, мин дә китәм. Без шулай сөйләштек. Мине алып китсәләр, ул иярәчәк. Өйдәге тәрбиябез шулай. Безне, бер-берегезне ташламагыз, дип үстерделәр, – ди Марсель.  – Концертка килгәндә, анда егетләр генә катнаша. Үзебез шулай теләдек. Кайсы җырчыга шалтыратма, мин дә киләм, дип тора. Фирдүс Тямаев та, Рифат Зарипов та, Данир Сабиров та катнашасы иде. Ул көнне үз концертлары булу сәбәпле, алар килә алмый. Әмма егетләр үзләреннән матди ярдәм күрсәтәсен әйтте. Әлеге концертта сюрпризлар да булыр дип көтелә. Анысын әйтми торабыз, килеп күрегез. Тамашачыларны көтеп калабыз.

«Сәйдәш» мәдәният йорты директоры Артур Минһаҗев үзләрендә патриотик чаралар еш узуын әйтте.

– Бездәге ансамбльләр, балалар бакчасы, мәктәпләргә барып, совет чорындагы иң матур җырларны җырлап кайталар, – ди ул. – Егетләр белән сөйләштек тә, билетларны бер бәядән куярга булдык. Алгы рәтләр дә, арттагылары да – 1 мең сум. Хәйриянең максаты –  ярдәм итү. Әнә шуңа күрә монда килгән тамашачы изге эш кылырга килгәнен беләчәк. Үзеннән тагын өлеш кертергә теләүчеләр өчен махсус тартмалар да куелачак.

Концертта Салават, Рөстәм Закиров,  ИлСаф, Рөстәм Асаев, Артур Минһаҗев, Булат Нигъмәтуллин, Вадим Захаров, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Илназ Бах, Азат Фазлыев, Булат Шәрипов, Динар Бәдретдинов катнашачак. Чараны Гөлназ Сәфәрова алып барачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү