Әтисез яшәп кара син!..

Авылыбызда мәчет ачылганчы һәм әле ачылгач та, имам табылганчы, бу вазыйфаны күрше Салавычтан Габделфәрт абый Латыйпов үтәде. Бик көр һәм яңгыравыклы тавышы белән ул әйткән азан ике авылны да моңга күмә, ул укыган Коръән аятьләре күзләргә яшь китерә иде. Ул инде дога кыла, теләкләр тели башласа… ихласланып китеп, кайчак янәшәсендәгеләрне дә оныта иде бугай. Габделфәрт абый теләкләрендә һәрчак: «Патшалар күңеленә миһербан бир», – дип әйтә, ил, республика, район, авыл җитәкчеләрен дә онытмый иде. Шул чакта күңелгә «әллә кайдагы патшалар күңеленә миһербан теләмәсә дә була бит инде» дигән көфер уйлар да килә иде. Тормыш аның никадәр хаклы булуын күрсәтте…

2014 елгы Украина маҗаралары башланган чакта әни әле телевизордан яңалыклар, һава торышы, юк-юк та татарча концертлар карый иде. Шөкер, соңгы ике елда карамый һәм бүгенге хәлләрне белми. Телевизордагы яңалыкларны ачсаң, анда гел шул Украина хәлләре. Шуны күргән саен әни: «Бетми торган нинди чуалыш булды инде бу, сугышлар китереп чыгара күрмәсеннәр. Аллаһ сакласын, кияүләр бар, оныклар үсеп җитте», – дип курка, аннан озаклап, теләкләр тели. Ә мин, белдеклеләнеп, билгеле, аны тынычландырырга теләп: «И әни, борчылма, хәзер теге заман түгел инде, сугыш булса, кеше чакырып тормыйлар, төймәгә басып кына сугышачаклар, кораллар бик көчле», – ди идем.

Урамда егерме беренче гасыр шул. Мондый хәлгә, бу чиккә килеп җитәр, китереп җиткерерләр, дип һич тә ышанмадык. Кем гаепле, кем гаепсез дип тикшереп утырудан бүген берни дә үзгәрми, күңел фәкать бу чиккә җитәргә тиеш түгеллеген генә аңлый. Вакытында уртак тел табарга ярдәм итүче көчләр табылмады. Хәер, ике ил арасында түгел, әле гаиләдә генә аңлашылмаучанлык булса, ике якны да ыскытучылар табыла. Бүген дә бер генә ил дә туктату өчен тырышмый, миңа калса, утка май гына сибәләр. «Агач башын җил бутый, кеше башын сүз бутый» дигән халык мәкален дәвам итеп, илләр башын патшалар бутый, дип өстәргә генә кала.

Һөнәрем буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары белән күп аралашырга, истәлекләрен язарга туры килде. Баштагы елларда аларның барысы да диярлек: «Сугышка үз теләгем белән киттем», – дип сөйли иде, соңга таба гына: «Барасың киләме, дип сораучы булмады», – ди башладылар. Гаҗәп, әмма факт: повестка килгән, киткәннәр, хәзер дә бик күпләр «эһ» тә дими китә. Юкса, инде кимендә өч-дүрт буын алмашынган, чоры да башка… Акыл белән аңлап, кабул итеп тә булмый кебек.

Ул чакта киткәннәрнең дә, калганнарның да ниләр кичергәнен аңлыйбыз кебек тоела иде. Бу хакта күпме хисләнеп, мәктәп елларыннан иншалар, аннан күп сандагы язмалар яздык. Тик… тамчы да аңламаганбыз икән! Бу көз аңлатты. Озатучылар ир, әти, бала, гаилә кадере турында, китүчеләр әти-әни, хатын, бала кадере турында уйланды. Беркеме китмәгәннәр дә шушы хисләр белән йокларга ятты, шуның белән торды. Әйтерсең барыбыз да күпьеллык йокыдан уяндык. Без инде, барысы да гел шушылай ипле генә барыр, дип уйлаган идек. Тыныч тормышның кадерен, тәмен белгән өлкән буын ихлас күңелдән, ил-җирләргә иминлек бир, сугыш афәтләрен күрсәтмә, дип теләгәндә дә, әйдә, әйтсеннәр инде, дигәндәй, битараф кына тыңладык, бүген мондый хәлләр булыр дип уйлый белмәдек.

Динебез, барлык авырлык-сынаулар да юктан бирелми, дип өйрәтә. Бездә инде барысы да буталып беткән, ата – улны, ана кызны белми торган чорда яши идек. Күп зарландык, булганның кадерен белү, шөкер итү хисләре дә югалган иде кебек… «Туганлык», «әти-әни», «гаилә алдындагы, бала каршындагы җаваплылык» дигән төшенчәләр дә ничектер төссезләнгән кебек иде. Юк-бар сәбәп белән таркалган гаиләләр, тәртипсез тормыш алып баручылар, сулга, читкә йөрүчеләр… Тагын әллә нинди күңелсезлекләр безне инде аптыратмый торган яшәешкә әйләнә башлаган иде. Бүген күрегез: социаль челтәрләрдә ике кешенең берсе шушы кыйммәтләр турында шигырь яза, бөтен кеше диярлек иртә таңнан ил-көннәргә тынычлык теләп, хәбәрләр җибәрә…

Районыбызның бер мәктәбендә, әтисе өлешчә мобилизациягә чакырылганнан башлап, башлангыч сыйныфта укучы бала көн саен диярлек укытучысына бер сорау биргән: «Минем әти кайчан кайта?» Укытучысы ниләр дип җавап биреп бетергәндер, әмма өч балалы ир бер айдан Казаннан борылып кайта. Әй, сөенә сабый! Аның: «Әти кайтты!» – дип, үрле-кырлы сикерүен күреп, бер сыйныфташы түзми: «Чистый мактандың инде әтиең кайту белән», – ди. «Мактанырсың да, – ди теге сабый. – Бер ай әтисез яшәп кара!» Бер ай әтисез яшәүнең ни икәнен хәтта балалар да аңлый башлады. Аны әле ятимнәр,  толлар гына аңлый иде…

Тагын бер уйландыра торган хәл Филүс Каһировның шактыйдан бирле җырлый торган «Киек каз юллары» җыры белән килеп чыкты. Бу яңалык түгел. Тарихын язарга җыенмыйм. Әмма шушы җырның, аны башкаручы Артур Хәсәновның популярлык казануының сере дә шушы вакыйгаларга, күңел халәтенә бәйле кебек тоела. Сүз дә юк, Артур матур җырлый. Филүс башкаруында яратып өлгергән бу җырны ул башка вакытта җырласа, иманым камил, ул мондый яңгыраш алмас иде. Хәрби җыйналу урынында, хәрби киемнән җырлаганга, йөрәктәге моңга аваздаш булганга, һәр сүзе бүгенге көнгә тәңгәл килгәнгә, сабый балалардан алып, өлкәннәргә кадәр һәркемнең күңелен парә-парә телгәләде ул. Башка төрле җыр җырласа да, бу кадәр популярлык казанмас иде кебек тоела. Бәлки ялгышамдыр.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү