Рөстәм Миңнеханов яңа комитет булдыру турында указ чыгарган

Яңа орган республикада Фән һәм технологияләр уньеллыгын уздыру өчен булдырыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа комитет булдыру турында указ чыгарган. Махсус коллегиаль орган республикада Фән һәм технологияләр уньеллыгын уздыру өчен булдырыла. Указ Татарстан Хөкүмәте порталында урнаштырылган һәм үз көченә кергән инде.

Документта Президент чаралар планын һәм аларны булдыру срокларын билгеләгән: министрлар өч ай эчендә барлык проектларны расларга һәм аларның үтәлешен контрольдә тотарга тиеш. Комитет җыелышын елына кимендә бер тапкыр уздыру күздә тотыла.

Комитет бурычларына Фән һәм технологияләр уньеллыгына әзерләнү һәм үткәрүгә ярдәм итү, фәнни белемнәрне популярлаштыруга, яшьләрне гыйльми өлкәгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектларны, чараларны әзерләү һәм аларны тормышка ашыруга контрольлек итү һ.б керә. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм республика Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов комитет рәисләре булачак.
Яңа орган Россия Президенты Владимир Путин имзалаган закон буенча төзелгән. Әлеге закон нигезендә, 2022-2031 еллар Россиядә Фән һәм технологияләр уньеллыгы буларак игълан ителгән.


Фикер өстәү