Зеленский Украина спецназының Херсонга керүе турында игълан итте

Украина кораллы көчләренең махсус бүлекчәләре инде Херсонда, калган гаскәрләр — «шәһәргә килү юлында», дип белдерде Украина президенты Владимир Зеленский кичке мөрәҗәгатьтендә, бу хакта РБК яза. 

Ул бу көнне тарихи дип атады һәм көньяктагы операциядә эшләүче Украина хәрбиләренә һәм көч структураларына рәхмәт белдерде.

Россия хәрбиләре бүген группировканы Днепрның сул (көнчыгыш) ярына күчерү тәмамлануы турында хәбәр иттеләр, Оборона министрлыгы җитәкчелеге моны солдатларның тормышын саклап калу һәм бушаган көчләрне махсус хәрби операциянең башка юнәлешләренә җибәрү теләге белән аңлатты.  Генерал Сергей Суровикин бу карар «җиңел бирелмәде» дип белдерде, ләкин Днепрның уң ярында оборонаны тоту перспективасыз, дип билгеләде.


Фикер өстәү