Казанда ОДКБ тынычлык урнаштыру көчләренең «Нерушимое братство – 2021» уртак өйрәнүе башланды

Казан югары танк команда училищесы полигонында Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Әрмәнстан хәрбиләре җыелды. Биредә Коллектив иминлек турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) тынычлык урнаштыру көчләренең «Нерушимое братство – 2021» уртак өйрәнүе башланды.

Әлеге чараны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Лапин, ОДКБның берләштерелгән штабы башлыгы генерал-полковник Анатолий Сидоров катнашты.
Рөстәм Миңнеханов өйрәнүләр уздыру урыны итеп Татарстанны сайлаганнары өчен Россиянең Оборона министрлыгына рәхмәт әйтте. «Безнең өчен зур җаваплылык бу. Бүгенге халыкара вазгыятьтә дәүләтләребезнең барлык казанышлары ышанычлы рәвештә сакланырга тиеш. Өйрәнү барышында командирлар һәм солдатларның осталыгы камилләшер, ОДКБ тынычлык урнаштыру көчләрен заманча куллануда яңа алымнар барлыкка килер дип өметләнәм», – диде ул.
Өйрәнүдә ОДКБга кергән илләрнең кораллы көчләре һәм хокук саклау органнарыннан 1,8 мең кеше катнаша. Әлеге чарада 8 Ми-8 һәм Ми-24 вертолеты, ике Су-34 күпфункцияле истребителе-бомбардировщигы һәм башка төрдәге хәрби техникадан файдаланалар. Өйрәнү 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү