Эксперт Россия һәм Украинаның хәлиткеч сугышы урынын атады

Россия-Украина конфликты нәтиҗәләре Запорожск өлкәсендә хәл ителә. Бу хакта Bild басмасының хәрби эксперты Юлиан Рёпке белдерде.

Аналитик фикеренчә, Херсоннан Россия гаскәрләренең күперләрне шартлату белән озатылган күченүе Украинаның көньягында хәрби гамәлләрне төгәлләде. ВСУ Днепрны кичеп чыга алмаячак, димәк, елганың сулъяк ярына да чыга алмаячак.

Днепрның сул ярында яткан Херсон өлкәсенең күп өлеше шул рәвешле Россия контролендә калачак. Шуңа күрә хәрби хәрәкәтләр көньяк-көнчыгыш юнәлешкә — Запорожск өлкәсенә күчәчәк.

Әгәр Россия гаскәрләре Запорожск өлкәсен контрольдә тотып кала алачак икән, алар Кырымга коры җир коридорын саклый алачак. Әмма әгәр ВСУ Азов диңгезенә чыкса, бу махсус хәрби операция өчен начар нәтиҗәләргә китерәчәк, дип саный аналитик.

 


Фикер өстәү