Укучы сыйныфташын йокы артериясен кысып үтергән

Ставрополь өлкәсендә тикшерүчеләр 15 яшьлек яшүсмернең үлеме факты буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе.

15 яшьлек сыйныфташлар арасында низаг туган диелә, аның вакытында яшүсмерләрнең берсе икенчесенең йокы артериясен кыскан. Алынган җәрәхәттән соң балигъ булмаганның хәле шактый начарлана. Аңа медицина ярдәме күрсәтелүгә карамастан, баланың гомерен саклап кала алмаганнар.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, җинаять эше кузгатканнар, вакыйга урынын тикшергәннәр, шаһитлардан сорау алганнар һәм суд экспертизалары билгеләгәннәр.


Фикер өстәү