Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Республика территориясендә 13 ноябрь көнне җил секундына 17-22 метр көчәюне фаразлыйлар. 13:00 сәгатькә кадәр җилнең тизлеге секундына 25 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мөмкин кадәр өйдә калырга һәм шәһәр читенә чыкмаска киңәш итә.