Көчле җил сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы метеорологларга сылтама белән шторм кисәтүе турында хәбәр итә.

17 октябрьдә Казанда һәм Татарстан территориясендә көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Төнлә җилнең тизлеге секундына 15-19 метр, 9.00-23.00 сәгатьләрдә 20 метрга кадәр, вакыты белән 25-28 метрга җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мондый һава шартларында иминлек чаралары турында кисәтә.

Начар күренү һәм катлаулы шартлар аркасында кече суднолар хуҗаларына җитди сәбәпләрсез суга чыкмаска киңәш итәләр. Һава шартларын исәпкә алырга, үзләре белән коткару, элемтә һәм төзек навигация приборлары булырга тиеш. Мондый һава торышында иң яхшысы ялгыз балык тотмау.

Машина йөртүчеләргә мөмкин булганча торак пункттан читкә чыкмаска киңәш итәләр. Юлларда аеруча игътибарлы булу, имин дистанция тоту, һава шартларына туры килгән тизлекне сайларга, кискен маневрлар ясамаска һәм тормозга кинәт басмаска кирәк.

Җил көчәйгән вакытта республикада яшәүчеләрдән каплаулы булмаган балконнардан һәм ишегалларыннан ныгытылмаган предметларны алып куярга, тәрәзәләрне ныклап ябарга сорыйлар. Йорт кәрнизлареннән, реклама стендлары һәм растяжкаларыннан ераграк торырга, нык булмаган түбәләр һәм череп беткән агач кәүсәләре янында автотранспорт белән тукатап тормаска һәм калдырып китмәскә киңәш ителә.

 


Фикер өстәү