Татарстан егете Украинада батырлык кылган

Россия Саклану министрлыгы Татарстаннан майор Руслан Сабировның махсус хәрби операция зонасында батырлыгы турында сөйләде.

Сабиров танк белән керү куркынычы булган юнәлешләрнең берсендә чикләрне саклаган Россия бүлекчәләрен элемтә белән тәэмин иткән.

Украинаның Кораллы көчләре юкка чыккан территорияләрне контрольдә тотарга тырышып карады һәм Россия гаскәрләренең позицияләренә көчле һөҗүм итте. Миномет белән элемтә узелына зыян китерелгән, техника сафтан чыккан, ә батальон командиры авыр яраланган. Шуннан соң командованиены майор Руслан Сабиров үз өстенә алды. Ул кыска вакыт эчендә оборонаны тотып торучы бүлекчәләр арасында элемтәне яңадан торгызды.

/Татар-информ


Фикер өстәү