Быел Россиянең Үзәк федераль округында 23 теракт кылынган

Россиянең Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев әйтүенчә, быел Россиянең Үзәк федераль округында 23 теракт кылынган. Бу хакта ул Брянскида узган киңәшмәдә әйткән, дип хәбәр итә ТАСС.

Николай Патрушев сүзләренә караганда, 28 терактны, шул исәптән, 9 диверсия очрагын, булдырамый кала алганнар. “Утлы корал һәм боеприпаслар кулланып кылынган җинаятьләр саны 80 процентка артты”, – дигән ул.
Иминлек Советы секретаре әйтүенчә, халыкның тормышын тәэмин итә торган объектларны саклауга даими игътибар бирергә, аларга нәрсә янаганын билгеләп, җитешсез якларын ачыкларга, иминлекне тәэмин итәргә кирәк.


Фикер өстәү