Россиянең легендар фигуралы шуу остасы вафат булган

Олимпия чемпионы, алты тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, Россия Фигуралы шуу федерациясе (ФФККР) президенты Александр Горшков 76 яшендә вафат булган. Бу хакта Беренче канал ФФККР генераль директоры Александр Коган сүзләренә таянып хәбәр итә.

Горшковның үлеме сәбәбе турында мәгълүматлар юк.

Александр Горшков Людмила Пахомова белән, тарихта беренче тапкыр, 1976 елда Инсбруктагы уеннарда бозда бию буенча Олимпия чемпионы исемен яулады. 2010 елның июненнән ФФККРга җитәкчелек итте.
Моңа кадәр хоккей буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, “Спартак” һәм СССР җыелма командасының легендар һөҗүмчесе Александр Мартынюкның вафат булуы турында хәбәр ителгән иде. Спортчы 77 яшьтә булган.


Фикер өстәү