КФУда Милли мәгариф институты пәйда булырга мөмкин

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бүген – 17 ноябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында Милли мәгариф институтын булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырачак. Бу хакта Дәүләт Советы сайтында хәбәр ителә.

Хәзерге вакытта КФУда Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшләп килә. Ул 2018 елның көзендә Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе базасында оештырылган. Югары мәктәп татар һәм төрки телләрне, татар һәм төрки халыкларның әдәбиятын һәм мәдәниятен белүче бакалаврлар, магистрлар әзерли. Мәктәп составына 6 кафедра керә.


Фикер өстәү