Дәниф Шәрәфетдиновка операция ясаганнар

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка операция ясаганнар. Әлеге хәбәрне социаль челтәрләрдә дусты Ринас Әхмәтов җиткерде.

Ринас Әхмәтов әлеге хәбәрендә барлык ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен әйткән.

— Хөрмәтле дуслар! Шәхсән үз исемемнән сезгә авыр чир белән көрәшүче Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәтләремне әйтәм! Аллаһы Тәгалә үзегезне меңләтә зурласын, барыгызга да саулык- сәләмәтлек бирсен. Амин, — дигән ул.

Ринас Әхмәтов аңлатканча, Дәниф Шәрәфетдинов белән ул шалтыратышып сөйләшкән. Дәнифнең операциясе Казанда булган. «Алда әле тагын берничә операция ясалачак. Үзе дә чиксез рәхмәтләрен җиткерде сезгә», — дигән Ринас.

Без дә үз чиратыбызда яраткан җырчыбызга тиз арада сәламәтләнеп чыгуын телибез!

Ашыгыч операциягә мохтаҗ Дәниф Шәрәфетдинов: «Минем бердәнбер таянычым – ышаныч»


Фикер өстәү