Фәрит Мөхәммәтшин: «Зур бурычларны бергә хәл итәбез»

Казанда хакимият, эш бирүчеләр һәм һөнәр берлекләре арасындагы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Бу эшкә нигез салынуның 30 еллыгына башланган фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Республика парламенты җитәкчесе фикеренчә, социаль партнерлык буенча хезмәттәшлек республика файдасына эшли.

– 30 ел элек тә, бүген дә республика алдында җитди бурычлар тора, – диде ул. – Әмма без аларны һәрвакыт бергә хәл итәбез. Республикада социаль партнерлык һәм өчъяклы килешүләр һөнәр берлекләре, эш бирүчеләр һәм хакимияткә үзара хезмәттәшлек итәргә яхшы этәргеч бирә.

Фәрит Мөхәммәтшин профсоюз лидерларына алга таба да республикада гамәлгә ашырыла торган барлык файдалы эшләр башында торуны теләде. Алар исә Дәүләт Советы Рәисенә Идел буе федераль округы профсоюзларының территориаль оешмалары ассоциациясенең «Һөнәр берлекләре хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен» күкрәк билгесе тапшырды. Ә парламентаризм музеена шахмат бүләк иттеләр. Мәгънәсе дә бар: зур эшләр кара-каршы утырып хәл ителергә тиеш.

Моннан утыз ел элек, 1992 елда, республикада социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе төзелгән һәм Министрлар Кабинеты, Республика Профсоюзлар советы һәм Татарстан дәүләт предприятиеләре ассоциациясе арасында беренче өчъяклы килешүгә кул куелган иде.


Фикер өстәү