Онколог-маммолог: «Имезгән хатын-кызның күкрәге ачылган роза чәчәге кебек»

Күкрәк яман шеше әлеге зәхмәтле чирнең иң киң таралган төрләренең бишлегенә керә. Ел саен дөньяда күкрәк яман шешенең 1,3 миллион яңа очрагы ачыклана. Бу яман чирдән саклану өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Бала имезү күкрәк яман шешен кисәтәме? Әлеге четерекле сорауларга табиб онколог-маммолог Айгөл Хаҗиева җавап бирде.

– Айгөл Радиковна, хатын-кызлар сезгә, гадәттә, йөкле вакытта яки бала тапкач кына күренә. Чынлыкта маммологта ничә яшьтән тикшеренә башларга кирәк?

– Күкрәк бизләрен алар барлыкка килә башлауга ук даими рәвештә тикшертеп торырга кирәк. Бу эш белән иң беренче чиратта табиб-гинеколог шөгыльләнә. Консультация вакытында ул күкрәк бизләрен дә тикшерергә тиеш. Әгәр ул берәр хилафлык тапса, маммологка җибәрәчәк. 40 яшьтән узган хатын-кызлар маммографияне – ике елга бер, 50 яшьтән соң ел саен узарга тиеш. Әлеге төр тикшеренүне, иң беренче чиратта, күкрәк бизе составында май катламы күбрәк булган гүзәл затларга үтәргә кирәк. Ник дигәндә, май рентген нурларын бик яхшы үткәрә. Башлангыч чордагы күкрәк яман шеше дә еш кына нәкъ менә шунда күренә. Яшь кызлар исә маммография урынына УЗИ уза. Нәселендә күкрәк, күкәйлек яман шешеннән интеккән кешеләр булган гүзәл затлар маммографияне 35–37 яшьтән үтә башлый. Күкрәкнең торышын айга бер мәртәбә үзлегеңнән дә тикшерергә кирәк. Әгәр күрем сәгать кебек, вакытында килә икән, аны циклның 5–12 көннәрендә башкарырга кирәк. Күкрәк борчымаса, елга бер тапкыр күкрәк бизләренә УЗИ ясатып, маммологка күренү дә җитә. Менопауза чорына кергән хатын-кызлар күкрәкне үзлегеннән айның теләсә кайсы көнендә тикшерә ала.

– Күкрәкне үзлегеңнән тикшергәндә нинди билгеләр сагайтырга тиеш?

– Әгәр күкрәктә караңгы коңгырт, алсу төстәге сәер бүлендекләр күренсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Бу – күкрәктә ниндидер начар процесслар башланып килә дигән сүз. Тотып караганда тыгызланып торган, шешле урыннар сизелсә дә, табибка барырга кирәк.  Имчәк башлары чиста, алсу төстә булырга тиеш. Аларның кытыршы булуы, кызарып торуы куркыныч. Бу очракта да кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

– Күкрәкнең зурлыгы белән аның сәламәтлеге арасында бәйләнеш бармы?

– Юк, күкрәкнең ни дәрәҗәдә сәламәт булуы аның зурлыгына һич кенә дә бәйле түгел.

– Бюстгальтер кию күкрәкләргә зыянлы дигән фикерне дә ишетергә туры килә…

– Әгәр бюстгальтер дөрес сайланмаган, кечерәк икән, ул сөт бизләрендәге кан әйләнешен бозарга мөмкин. Нәтиҗәдә, сөт бизләре шешә. Күкрәк турысында авырту сизелә.

– Халык арасында киң таралган тагын бер гыйбарәгә дә ачыклык кертеп китегезче. Бала имезү яман шешне кисәтергә ярдәм итәме?

–  Бу, дөрестән дә, шулай. Бала имезү яман шеш килеп чыгу куркынычын бермә-бер киметә. Сабыен имезгән хатын-кызның күкрәген ачылган роза чәчәге белән чагыштырырга мөмкин. Ул күкрәктә булырга тиешле барлык үзгәрешләрне кичергән. Имезмәүче хатын-кызның күкрәге исә, киресенчә, ачылмаган роза чәчәге сыман. Ул гомер буе шундый кыяфәттә дә саклана ала. Шул ук вакытта башка гормоннар йогынтысында «ачылып», анда тискәре үзгәрешләр дә башланырга мөмкин.

– Пластик операция ясату аркасында күкрәктә яман шеш пәйда була аламы? Имплант куйдыргач, имезергә ярыймы?

– Юк, күкрәкне имплант ярдәмендә зурайту күкрәк яман шеше пәйда булуга берничек тә йогынты ясамый. Әмма аларны куйдыргач, канда үзгәрешләр (лимфома) башланырга мөмкин. Ләкин бу бик сирәк очракта гына күзәтелә. Мондый операция ясар алдыннан табиб аның тискәре йогынтысы турында алдан кисәтергә тиеш. Имплант белән бала имезеп булу-булмау аның кайда урнашуына бәйле. Ул мускул астына урнаштырылган очракта бала имезеп була әле. Имплант тире астына куелган икән, имезергә ярамый.

– Баланы күкрәктән аергач, күп кенә хатын-кызлар күкрәкнең формасын матурлау өчен имплантларсыз гына операция ясата. Ул куркынычсызрак дигән фикер яши. Бу шулаймы?

–  Һәр операциянең уңай һәм тискәре яклары була. Болар бар да индивидуаль рәвештә хәл ителә.

Күкрәкнең сәламәтлеген саклау өчен табиб киңәшләре

– Һәрчак хәрәкәттә булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез.

– Гәүдә авырлыгын  контрольдә тотыгыз. Ник дигәндә, симерү күкрәк яман шеше китереп чыгарган сәбәпләр рәтендә беренче урында тора.

– Исерткеч эчемлекләр куллану, тәмәке тарту кебек начар гадәтләр дә күкрәкләргә тискәре йогынты ясый.

– Табиб белән киңәшләшмичә контрацептик чаралар куллану да зыянлы. Күкрәктә үзгәрешләр булганда алар бөтенләй кулланылмаска яки башка төргә алыштырылырга тиеш.

– Сабыйны ким дигәндә ике яшькә кадәр күкрәк сөте белән имезү дә күкрәкләрне сәламәт килеш сакларга ярдәм итә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү