Риман Гыйлемханов кыска чалбар, тезе ертык джинсы, балтырсыз оекбашлар турында

Кышкы салкында тезе ертык джинсы чалбар киеп йөрү башыма сыймый. Кыска чалбар, балтырсыз оекбаш киеп, тубык сөякләрен шәрәләндереп йөргән яшьләргә дә шаккатам. Салкын тидермәсәләр ярый инде, дип борчылып та куям. Нихәл итмәк кирәк, яшьләрнең заман модасыннан артта каласылары килми.

Заманында без дә «клюш» чалбар да кидек, тарларын да, колакларны капларлык итеп, чәч тә үстердек. Без дә яшь идек, без дә мода артыннан кудык. «Спартак» фабрикасы чыгарган очлы башлы туфлиләр безнең өчен «крик моды» иде… Һәм шуның белән шул да бугай. Инде соңрак, чит ил капкалары ачылгач, мода безгә чит-ят илләрдән керә башлады.

Шунысы кызык: «мода» дигән сүз Россиягә XVII гасырларда кереп, XIX гасырга хәтле «обычай» дигән мәгънәдә йөргән. «Мода» сүзе кием-салымга гына кагылмый. Ул – латиннан французларга күчкән сүз, диләр һәм «чара», «үрнәк», «кагыйдә» дигән мәгънәләрне аңлата. Мода – гадәтләр, зәвыклар тупланмасы һәм билгеле бер чорда, билгеле бер вакытта барлыкка килеп, күпчелек тарафыннан таныла, кабул ителә. «Мода» дигәннәре мәдәният-сәнгатькә, гомумән, яшәешебезнең төрле өлкәләренә үтеп керә. Хәтерлим, бала чакта берәр ярамаганрак эш эшләсәк, ялгышрак сүзләр әйтсәк, әти безгә: «Тапкансың мода», – ди торган иде.

Баш миенең күзәнәкләрен киереп, шуны уйлап утырам әле: безнең халык гомер буе күрше тавыгына кызыгып яшәде һәм яши бугай. Европача киенү, француз ислемайлары сибү, сөйләгәндә берәр чит ил сүзе кыстыру – безнең өчен зур мәртәбә! Без бер башка үсеп киткәндәй булабыз. Чит илләр үрнәгендә яшәргә омтылу безнең каныбызга сеңеп, геннар аша киләдер кебек тоелып китә. Кайчак, нигә бездән дә үрнәк алмыйлар икән, дип гарьләнеп тә куям. Әмма үз-үземә «Үрнәк алырлык нәрсәбез бар соң?» дигән сорау бирәм дә аптырап калам.

Чит илләр безгә карата төрле санкцияләр, ягъни чикләүләр куллана башлагач, телгә «импортозамещение» дигән сүз килеп керде. Аның «импорт» дигәне дә – чит сүз бит әле,  латинчадан «читтән кертү» дигән мәгънәне аңлата. Без чикләүләргә рәхмәт тә укып алабыз әле, ниһаять, бөтен нәрсәне үзебез җитештерә башлаячакбыз, дип шатланган булабыз. Әмма «күрше тавыгы»н бик уздырып җибәрә алмыйбыз. Сугыш кораллары җитештерергә шомарып беттек үзе, ә менә башкаларына килгәндә…

Беркөнне телевизордан фармацевтика («фармация» дә – грек сүзе, дарулар турында фән дигәнрәк мәгънәдә) казанышлары, үзебездә чит илнекен алыштырырдай дарулар җитештерелә башлау турында сөйлиләр. Әмма «Европа аналогы» дигән сүзләр дә кыстыралар. Әлбәттә, моның гаебе юк, тик «Россия аналогы» дигән сүзләр дә ишетәсе килә бит. Әлегә бары тик дөнья үрнәгендә яшибез кебек, бу – үзенә күрә бер мода. Иң аянычы: безгә читтән, яхшысы да, яманы да керә, сайланып тормыйбыз. Нишлисең, «широкая душа» инде.

Хәзер менә «америкача демократия» урнаштыру уе белән дөнья бутый башладылар. Кайбер сәясәтчеләр, Американы бөтен дөньясын берләштереп торучы бердәнбер дәүләт итеп күрәләр, ул булмаса, илләр сугышып, таркалып бетәчәк икән бит! Әтием Солтан исән булса: «Тапкансыз мода», – дип әйтми калмас иде.

Америка үзенең идеологиясен мәңгелек итмәкче. Аңа теләктәшлек итүче дәүләтләр дә юк түгел. Әмма дөнья йөзләрендә бер төрле генә уйлап, бер төрле генә ашап-эчеп, бер төрле генә җырлар җырлап, көйләр көйләп, бер төрле генә киенеп, бер төрле генә йола-гадәтләр саклап яшәргә теләүче халык юктыр ул. Дәүләтләрнең генә түгел, хәтта аерым гаиләләрнең дә үз кагыйдәләре, яшәү рәвешләре бар.

Модалар гасырлар буе туа, бетә торган. Үзен дөнья тоткасы санаганнар да мәңгелек түгел. Хәер, дөньяда мәңгелек бер нәрсә дә юк инде ул. Үзенең ничек гомер итәсен дә һәр халык үзе хәл итәчәк.

Риман Гыйлемханов


Риман Гыйлемханов кыска чалбар, тезе ертык джинсы, балтырсыз оекбашлар турында” язмасына фикерләр

  1. Матур, зәвыклы булганда мода тормышка төс, ямь кертә. Яшәү кызык булып китә. Үз нигезеңне, калыбыңны онытмыйча, модага ияреп әзгенә быжгып алу, тормышка яңа сулыш бирә. Ләкин мода матур, әдәпле булырга тиеш.

Фикер өстәү