Торак йортта газ шартлап 7 кеше үлгән: өчесе – балалар

Бүген Сахалинның Тымовское бистәсендә фаҗига булды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Якынча мәгълүматларга караганда, биш катлы торак йортта көнкүреш газы шартлаган. Хәзерге вакытта җиде кеше үлгәнлеге билгеле. Алар арасында өч бала да бар.

Урында махсус хезмәтләр эшли, җимерелгән йорт өемнәре сүтелә.

Билгеле булганча, йортка газ кертелмәгән булган.


Фикер өстәү